news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарлары мохтәрияте рәисе: Кырымда мәчетләр һәм чиркәүләр төзелә

Кырым Республикасында кече халыклар вәкилләренә дини биналарны кайтаралар.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Милләтара килешү – ул түрәләр өстенлеге генә түгел, ә иҗтимагый мохит вәкилләренең уртак эше. Бу хакта Кырым татарларының төбәк милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Эйваз Умеров 3 ноябрьдә Мәскәү-Казан- Симферополь видеокүпере вакытында белдерде. Очрашуның темасы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде, аны оештыручыларның берсе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы булды.

“Бүген бөтен Кырым Республикасы буенча мәчетләр һәм чиркәүләр төзелә. Кырым Республикасында кече халыклар вәкилләренә дини биналарны кайтаралар. Без бик озак мондый игътибарны тоймадык. Халыклар бердәмлеге көне - зур бәйрәм. 4 ноябрьдә без күп милләтле халык белән бәйрәм итәргә җыелабыз”, - диде Эйваз Умеров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100