news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарлары Министрлар Кабинеты алдында пикетка чыкты

Кырым татарлары Министрлар Кабинеты алдында пикетка чыкты

(Симферополь, 14 июнь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кичә Алушта төбәгеннән килгән 100-150 кешелек бер төркем Кырым татары Кырым Министрлар Советы алдында пикет үткәрде. Алар хөкүмәттән торак йортлар төзү өчен җир бүлеп бирүне таләп итә. Пикетчылар бу юлы бернинди палаткалар да җәеп җибәрмәде, ә тик кенә Министрлар Советы баскычларына менеп утырды. Кырым татарлары Алуштага күпләп кайта башлаганнан бирле, тик 93 яшьлек Кырым татарына гына бер участок җир бүленеп бирелгән. Ә Алушта төбәге авылларында Кырым татарларына төзелеш өчен су баса торган түбән урыннардан җир бүлеп биргән булганнар.

Министрлар Советы баскычларында пикет башлаган Кырым татарлары 20 июньдә Алуштадан Симферопольгә җәяүле каршылык маршы үткәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100