news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кырым татарлары милли байраклары көненә Кырым күперендә автойөреш оештыра
26 июньдә Кырым татарлары флагы көне билгеләп үтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). 26 июнь көнне кырым татарлары, үзләренең байраклары көне уңаеннан, яңа ачылган күпердән машиналарда узачак.
Бу көнне капма-каршы юнәлештә машиналар колоннасы, бер-берсенә каршы килеп, сәлам бирәчәк.
"Керчен бугазының нәкъ уртасында урнашкан Кырым күперендә акциядә катнашучылар, Кубань һәм Кырым ягыннан килеп, бер-берсен "әссәләмәгаләйкүм, якташлар" дип сәламләячәк", - дип сөйләгән чара хакында Кырым Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек "РИА Новости"га.
Аның сүзләренчә, автомобильләр милли һәм дәүләт флаглары белән бизәләчәк.
"Бу күпер кырым татарларын ярымутрау һәм материк белән бәйләде. Безнең күпер, һичшиксез, Россия Империясе заманынннан ук булган хыял. Аның чынга ашуы кырым татарларына яңа этәргеч бирде. Хәзер алар үзләрен географик яктан материк белән аерылган дип санамый", - дигән депутат.
- Кырым күпере - Европада иң озын күпер һәм аның озынлыгы 19 чакрымны тәшкил итә. Күпер 16 майда ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot