Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырым татарлары: Кырым — Россиянең бер өлеше
Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков ил төбәкләренең нинди дә булса килешүләр предметы була алмавын әйтте.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Кырым татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе башлыгы Эйваз Умәров Төркия хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, ярымутрауны Россия Федерациясенең бер өлеше дип танырга чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк Малтепе Төркия университеты профессоры Хәсән Унал «Лента.ру»га әгәр дә Мәскәү Төньяк Кипрның Төркия Республикасын бәйсез дәүләт дип таныса, Россия һәм Төркия Кырым статусы мәсьәләсе буенча килешә алыр иде, дип белдергән иде.
Үз чиратында, Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков ил төбәкләре нинди дә булса килешүләр предметы була алмавын әйтте.
«Әгәр Төркия җитәкчелеге эзлекле булырга тели икән, Кырым татарларының ярдәме сәяси пиар түгел, ярымутрауны Россия Федерациясенең бер өлеше дип танырга кирәк. Без өйдә һәм бу безнең сайлау», — диде Умәров РИА Новости агентлыгына.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Россия беркемне дә мәҗбүр итми һәм Кырымны Россиянеке дип тануны сорамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз