news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым татарлары Германиядән репарация таләп итәргә җыена

Кырым ярымутравында 1941 елның көзеннән 1944 елның язына кадәр немец-фашист басып алучылары хакимлек иткән.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Кырым мөселманнары корылтае Бөек Ватан сугышы чорында оккупация вакытында ярымутрауга салынган зыянны кайтару һәм компенсация түләтү мәсьәләсен Германия хөкүмәте алдына куярга һәм репарация таләп итәргә җыена. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

"Бөек Ватан сугышы Кырым халкы өчен кырыс сынау еллары булды. Оккупация вакытында Кырым татарлары яшәгән 127 авыл, партизаннар белән элемтәдә торган өчен гаепләнеп, барлык халкы белән җир йөзеннән юк ителде. Фашистлар балаларны да, картларны да кызганмады. Кырым мөселманнары корылтае делегатлары репарация мәсьәләсенә әйләнеп кайтуда әхлакый һәм юридик хокуклары булуга катгый инана”, - диелгән Симферопольдә Кырым мөселманнарының чираттан тыш узган корылтаенда кабул ителгән гаризада.

Корылтай делегатлары исеменнән, Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенә Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар китергән зыян күләмен билгеләү һәм  Германиягә тапшыру өчен, документлар әзерләү буенча эшче төркем булдыру йөкләнгән.

Кырым 1941 елның көзеннән 1944 елның язына кадәр немец-фашист басып алучылары оккупациясендә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot