news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарлары Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итәргә тели

Бу уңайдан алар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Кырым татарларының төбәкара иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек килешүе мәсьәләсен күтәрде.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кырым татарлары Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу тәкъдимне бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар-утырышында Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов ясады.

“Хөрмәтле ватандашлар! Рухи якынлык һәм кан-кардәшлекне искә алып, шулай ук безнең мәдәни бәйләнешләрне ныгытуны күздә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы һәм кырым татарларының төбәкара иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек килешүе мәсьәләсен каравыгызны сорыйм. Тәҗрибә күрсәткәнчә, алдан уйланган максатчан эшләребез безнең араны якынайтыр, матур хезмәттәшлеккә китерер. Бу якынлык безгә килеп туган проблемаларны тиз арада чишәргә һәм уртак кызыксынулар булдырырга ярдәм итәр, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды Татарстан башкаласында 2 августта башланып китте. Анда Россиянең 73 төбәгеннән, 41 чит илдән делегатлар җыелды. Корылтай эшендә барлыгы 1054 делегат һәм шәрәфле кунак катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100