news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым-татар халкы берлеге бурычларын билгеләде

Алда торган бурычлар арасында Кырым-татар халкы сәнгате музееның яңа бинасын булдыру, Гаспринский исемендәге китапханә бинасын киңәйтү дә бар.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Кырым-татар халкы берлеге конференциядә беренчел бурычларын билгеләде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов Кырым-татар халкы берлеге әгъзалары белән берлектә Симферопольдә матбугат конференциясендә катнаша. Анда берлекнең беренчел бурычлары һәм алга планнар билгеләнә.

Айдер Исмаилов Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте булдыру тәкъдиме турында сөйли.

Алда торган бурычлар арасында Кырым-татар халкы сәнгате музееның яңа  бинасын булдыру, Гаспринский исемендәге китапханә бинасын киңәйтү, Мәскәүдә Әдәбият институтында яшьләр өчен квоталар булдыру кебек мәсьәләләр бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot