Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырым спорт белгечләре Казанда квалификацияләрен күтәрде
Бакчасарай районының спорт тармагы вәкилләре Казанда квалификация күтәрү мөмкинлегенә ия булды
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда квалификация күтәрү курсларын тыңлаучы Кырым белгечләренә таныклык тапшырылды. Бакчасарай районының спорт тармагы вәкилләре Идел буе спорт һәм туризм академиясе Квалификация күтәрү үзәге базасында квалификация күтәрү мөмкинлегенә ия булды, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.
Курсларны тыңлаучыларга югары казанышлар спортын үстерү, тренировкалар процессының заманча ысуллары һәм үзенчәлекләре, спорт әзерлегендә биохимия нигезләре, спортчыларга психологик ярдәм һәм дөрес тукландыру, шулай ук РФ дә физкультура һәм спорт өлкәсендә закон нигезләре кебек темалар тәкъдим ителде. Оештыручылар ярдәме белән кырымлылар шәһәр буенча экскурсиядә, Казанда узган хәйрия хоккей матчында булдылар. Курслар спорт тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл белән тәмамланды.
Бакчасарай районы Футбол федерациясе вице-президенты, тренер-укытучы Олег Гребинчик сүзләренә караганда, бигрәк тә спорт объектлары игътибарны җәлеп иткән. “Шулкадәр искиткеч базалар шаккатыра. Безнең өчен бу – космос. Казанга килеп күргәннәрдән соң күп планнар һәм идеяләр туды, барысын да чынга ашырасы бар”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз