news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым Сабан туена 2 меңнән артык кеше килгән

Симферопольнең Гагарин паркында бәйрәм кунакларын бушлай пылау һәм чәкчәк белән сыйладылар.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Лилия Хлебникова). Бүген Симферопольнең Гагарин паркында Сабан Туе бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә 2 меңнән артык кеше килгән, дип хәбәр итә Кырым Республикасының төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марат Баһаутдинов.

Бәйрәмдә Татарстаннан артистлар, Кырымның милли иҗади коллективлары, Кырым-татар академия музыкаль-драматик театры һәм “Кырым” кырым-татар фольклор ансамбле катнашты.

Сабан туе ачылышында Кырым Республикасының рәсми затлары, шулай ук Татарстан Дәүләт Советының V чакырылыш депутаты, Дәүләт Советының Канунчылык һәм хокук тәртибе буенча комитет урынбасары Рафил Ногоманов чыгыш ясады.

Актив ял яратучылар татар милли көрәшендә, бүрәнәдә капчык сугышы, аркан тартышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, баганага менү һәм башка уеннарда үзләренең көчен сынады.

Ярминкәдә татар халык ашлары, мөселман атрибутикасы, әдәби китаплар, сувенирлар һәм халык һөнәрләре товарлары тәкъдим ителде.
Шулай ук бәйрәмгә килүчеләрне пылау һәм чәкчәк белән сыйладылар. Балаларга бушлай атракционнар эшләде. Чара кунакларына Татарстан флагчыклары, шулай ук республика символы төшерелгән кепка һәм футболкалар өләштеләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100