news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым россиялеләр өчен арзанайды, Симферопольгә авиабилетларның бәясе төште - белгечләр

Кырымга авиабилет хаклары 10143 сумнан 8378 сумга кадәр түбәнәйгән.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Кырымга очуның уртача хакы быел сизелерлек түбәнәйде, ди яза “Башинформ”. Ә ял сезоны башлануга, Симферопольгә өстәмә 3 рейс җибәреләчәк. 2016 ел белән чагыштырганда, туристлар саны 21 процентка арткан. Белгечләр һәм туроператорлар моны танылган курортның логист хезмәтләре яхшыру белән бәйли. Аларның фикеренчә, иң төп көндәшнең –Төркиянең – кабат мәйданга кайтуы, быелгы сезонда Кырымны беренчелектән чигермәячәк. Бу уңайдан, “Известия”дә Кырым язының өченче еллыгына махсус язма да бастырылган.

Biletix оешмасының белгечләре январь-февраль аеннан ук май-июнь айларына бронь салынган авиабилетларның узган ел һәм быелгы бәясен чагыштырган. Баксаң, бер ел эчендә ил эчендәге очыш бәясе 9750 сумнан 6896 сумга, ягъни 29 процентка төшкән. Кырымга авиабилет хаклары 10 143тән 8378 сумга кадәр түбәнәйгән (18 процент).

Әлеге басманың белгечләре ярымутрау эчке һәм тышкы юнәлештә дә актив көндәшлек чорына күрә дип әйтә. Быел, кабаттан мәйданга ял урыны буларак Төркия кайтса да, ярымутрау моннан зыян күрмәс дип ышандыра алар. Кырым Украинаныкы булганда, бу курортта бер сезонда ярты миллион ватандашыбыз ял итә иде. Соңгы елларда бу сан бермә-бер артты. Шуңа күрә туристларның тотрыклы агымы 2017 елның җәендә дә кимемәс. дип белдерә белгечләр.

Кырым республикасының курортлар һәм туризм министры Сергей Стрельбицкий бу басмага 2016 елда туристлар саны 21 процентка арткан дип сөйләгән. Ял итүчеләрнең күбәюе яхшы итеп оештырылган эшкә дә бәйле. "Бу уңайдан федераль ММЧ белән бергәлектә без махсус программа үткәрдек. Шулай ук 2016 елда логист үзәкләрендә күбрәк сандагы кунак кабул итү өчен мөмкинлекләр артты. Паром ярдәмендә туристларны күчерү, аларның саны 35 процентка артуга китерде, ә аэропорт – 3 процентка”- дигән Сергей Стрельбицкий.

Шулай ук министр: "Хөкүмәттә Симферопольгә субсидияләнгән рейсларны арттыру буенча карар кабул иттеләр. Барлык рейс саны 61 гә җитте. Июнь аеннан алар тулы көчләренә эшли башлаячак", - ди.

“Слетать.ру” оешма группасының мәгълүматы буенча, 2017 елда Кырымдагы ял белән кызыксынган туристлар агымы үсүен дәвам итә. Февраль аенда ук бу юнәлештә Интернеттагы эзләгечләр ярдәмендә караулар саны 58-62 процентны тәшкил итә. Мартта ул 65-68 процентка арткан, гәрчә әлеге курорт җәйге ял урыны булып саналса да. Бер ел элек язын Кырымда ял итү белән кулланучыларның 50,9 проценты кызыксынган. Барлыгы июнь-августта туган илнең ял урыннарында Интернет сервислары кулланучыларының 75 проценты булырга теләгән. Ә бер ел элек кенә бу сан 72 процентны тәшкил иткән.

Туроператорлар бәяләгәнчә, җәйгә ярымутрауда ял итәргә теләүчеләр саны берничә тапкырга артачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100