news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым Россиягә якыная - астрономнар

Кырым якынча төньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итә, дип белдергән Гамәли астрономия институты директоры.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Гамәли астрономия институты директоры Александр Ипатов «Квазар-КВО» комплексы Кырымның Россия ягына тектоник күченүен теркәгән дип белдерде. Аның сүзләренчә, ярымутрау елына 2,9 мм тизлек белән хәрәкәт итә. Бу хакта "ТАСС" яза.

"Без Кырым кушылган вакытта аның кая хәрәкәт итүен ачыклау бурычын чынга ашырырга омтылдык. Билгеләдек - Россиягә, нинди тизлек белән икәнлеге дә билгеле. Бу шаярту түгел, бу үлчәүләр", - дигән Ипатов.

Кырым якынча төньяк-көнчыгышка таба хәрәкәт итә, дип белдергән галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot