news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым Россиядән ташкүмернең 400 тонна күләмендә беренче партиясен алды

Кырым бары тик 70 процентка гына газлаштырылган, халыкның 30 проценты торакларын ташкүмер һәм утын ягып җылыта

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Кырым 2014-2015 еллар ягу сезонын үткәрү өчен Россиядән ташкүмернең 400 тонна күләмендә беренче партиясен алды. Бу хакта Кырым Республикасы ягулык һәм энергетика министры Сергей Егоров белдерде, дип хәбәр итә «Крыминформ».

Аның сүзләренә караганда, Кырым Республикасына күмер кайтарту белән кыенлыклар туган. “Көньяк-көнчыгыштагы вакыйгалар нәтиҗәсендә, безнең предприятиеләр килешү төзелгән һәм кайбер очракларда түләнгән күмерне дә вакытында ала алмады”, - дип билгеләп үтте министр.

Кырым бары тик 70 процент кына газлаштырылган, халыкның 30 проценты торакларын ташкүмер һәм утын ягып җылыта, дип искәртте Егоров. РФ территориясеннән ягу материалларын кайтару ихтыяҗны канәгатьләндерергә ярдәм итәчәк. “Алар - Ростов һәм Кемерово өлкәләре, Алтай крае. Республикага беренче 400 тонна  кайтарылды инде, - диде министр. – Без бу күмернең бәясе нинди булуын аңладык инде һәм бу көннәрдә Министрлар советы утырышында күмер белән тәэмин итү өчен халыкка субсидия түләү турында карар кабул ителде".

news_right_1
news_right_2
news_bot