news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым Республикасы делегациясе Казанда кайбер объектларда булды

Сәфәр барышында делегация КФУ, "Казан" агросәнәгать паркы һәм IT-парк белән танышты

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанга  Россия Федерациясе Президентының Кырым федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге делегация килде. Бүген алар, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Казанның кайбер объектлары белән танышты.

Сәфәр барышында делегация КФУ, "Казан" агросәнәгать паркы һәм IT-паркта булды. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор кампусында кунакларны Кырымнан килгән студентлар каршы алды. Сергей Аксенов студентларны сәламләде һәм алардан Казан турындагы фикерләре белән кызыксынды.

"Безгә студентларны күбрәк җибәрегез - бездә уку өчен менә дигән мөмкинлекләр бар", - дип Сергей Аксеновка мөрәҗәгать итте, үз чиратында,  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

КФУ ректоры Илшат Гаффуров Кырым делегациясе әгъзаларына федераль университет оештыру тәҗрибәсе хакында сөйләде. "Сездә дә федераль университет оештырыла һәм без сезнең белән барлык кирәкле тәҗрибәне уртаклашырга әзер", - диде ул һәм Кырымдагы археологик казуларда университет белгечләре ярдәмен тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Аксеновка республикада "English First" компаниясе белән берлектә эшләнгән татар теленә онлайн-өйрәтү методикасы турында сөйләде.

Уку-лаборатор комплекс буенча экскурсия барышында Кырым делегациясе әгъзаларына КФУның симуляцияләр үзәге, шулай ук "Эйдос" медицина фәннәре үзәге дә күрсәтелде. "Эйдос" үзәге җитәкчеләре Кырым партнерларына шундый ук үзәкне Симферопольда оештырырга тәкъдим итте - РФ Икътисади үсеш министрлыгы тиешле финанслауны инновацияләрне үстерү программасы буенча бүлеп бирә ала. "Казан" агросәнәгать паркында кунаклар сәүдә рәтләрен карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Олег Белавенцев һәм Сергей Аксенов ит эшкәртү цехлары, складлар, яшелчәләрне юу, савытларга, капларга тутыру линияләрен дә карады.

IT-паркта ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов технопаркның үзе, шулай ук республикада IT-тармакны үстерү хакында сөйләде. Делегация әгъзалары бизнес-инкубаторда булды, анда аларга кайбер перспективалы проектларны күрсәттеләр, дата-үзәк, дәүләт хезмәтләре порталы, "Электрон Татарстан" һәм "Халык контроле" системалары турында да бәян иттеләр. Шулай ук  торак-коммуналь ресурслар чыгымын автоматлаштырылган исәпләү системасы да күрсәтелде. Алга таба ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың икътисади, ә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина инвестиция потенциалын тәкъдим итте, Роман Шәйхетдинов Иннополис хакында сөйләде. Ахырда "Таттелеком" ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин компаниянең электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен инфраструктура тәэмин итү мөмкинлекләре белән таныштырды.

Бүген Кырым делегациясе әгъзалары Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында, "Химград" технополисында булачак, аннары Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән рәсми очрашу көтелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100