news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым пенсионерларының яшәү минимумын ике тапкыр арттырдылар

Бүген “2014 елга дәүләт бюджеты турында”гы закон буенча Украинада минималь пенсия 949 гривен яки 2996,43 сум тәшкил итә

  (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 2015 елда Кырым пенсионерларының яшәү минимумын ике тапкыр арттырдылар, һәм ул 6 735 сум тәшкил итә, бу кырымлылар Украина составында алган минималь пенсиядән ике тапкыр артык, дип хәбәр итә «Новости» РМА.

Яшәү минимумын билгеләгәндә, туклану продуктларына уртача бәя, шулай ук азык-төлек продуктларына, башка товарларга һәм хезмәтләргә кулланучылар бәясе индексы, 2014 елда республика буенча кулланучылар бәясе индексы һәм 2015 елга фаразланган уртача еллык индекс турында мәгълүматлар кулланыла.

Яшәү минимумын билгеләү, “Дәүләт социаль ярдәме турында”гы федераль законда каралган пенсияләргә социаль түләүләр күләмен билгеләү мөмкинлеге бирәчәк.

Бүген “2014 елга дәүләт бюджеты турында”гы закон буенча Украинада минималь пенсия 949 гривен яки 2996,43 сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot