Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырым мөселманнары «Мәрхәмәтлелек» акциясен дәвам итә
Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте «Мәрхәмәтлелек» акциясен дәвам итә. Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев 28 гаилә белән очрашты.
Кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ гаилә әгъзаларының барысына дару препаратлары сатып алу, операция ясату һәм тернәкләнү узу өчен кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чит кеше бәласы булмый. Безгә мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең ярдәм барлык проблемаларны да хәл итмәү һәм авыруларны тулысынча дәваларга җитмәү ихтималын аңлыйбыз. Әмма без ышанычны югалтмыйбыз, догаларыбызны Аллаһы Тәгалә ишетәчәген һәм савыктыруда ярдәм итәчәген беләбез. Сез үзегез генә түгел. Кырым мөфтияте һәрвакыт янәшәдә», - диде Кырым мөфтие.
- 2022 елның июнь ахырыннан 2023 елның июнь башына кадәр 75 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. «Мәрхәмәтлелек» хәйрия акциясе гамәлгә куелган 2009 елдан алып хәзерге вакытка кадәр 1505 кеше ярдәм алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз