news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым мөфтияте кырымтатар теле дәресләре үткәрде

Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте базасында «Алем-и Нисван» Ислам мәдәни-агарту үзәгендә кырымтатар теле дәресләре тәмамланды. Укулар атнага ике тапкыр 3 ай дәвамында үткәрелде. Курсларны кырымтатар теле һәм әдәбияты филологы Тамила Абдувәлиева алып барды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсның программасы кырымтатар әдәби теленең сөйләм күнекмәләрен һәм грамматикасын үстерүгә юнәлдерелгән. Укучылар кырымтатар телен белүнең 1нче дәрәҗәсен алды, төп кагыйдәләрне үзләштерде һәм гади җөмләләр төзергә өйрәнде.

Курсларны тәмамлаучыларны Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөфтие Эмирали Аблаев исеменнән Кырым мөфтиенең урынбасары Раим Гафаров котлады.

Укучылар курсларны тәмамлау турында сертификат алды. Төркемдә төрле яшьтәге һәм күпмилләтле укучылар булган. Курсларны тыңлаучылар укуларын дәвам итәргә теләк белдерде. Чираттагы төркемне көз җыю планлаштырылган.

Кырым мөфтияте каршындагы кырымтатар телен өйрәнү проекты ел саен бушлай гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100