news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым мөселманнары Казанга кырымтатар халкы мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы турында күргәзмә алып киләчәк

Бүген ул Мәскәүдә Көнчыгыш дәүләт музеенда ачыла, аннан Татарстан башкаласына киләчәк

 (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Көнчыгыш дәүләт музеенда кырымтатар халкы мәгърифәтчесе – танылган публицист һәм XIX гасыр сәясәтчесе Исмәгыйль Гаспралыга багышланган экспозиция ачыла. Күргәзмәне Кырым һәм Россиянең Европа өлеше мөселманнары оештыра, аны Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре ача. Башкалада ул 12 октябрьгә кадәр эшләячәк, аннары Казанга китерелә.

“Быел Кырым Исмәгыйль Гаспралының вафатына 100 ел тулуны билгеләп үтә, ярымутрау мөселманнары өчен аның мирасы бигрәк тә мөһим”, - дип билгеләп үттеләр күргәзмәне оештыручыларның берсе Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фондында.

Көнчыгыш музее белгечләре сөйләвенчә, экспонатлар арасында - Бакчасарайдагы Исмәгыйль Гаспралының Мемориаль музее фондыннан шәхси әйберләре, фотосурәтләр, китаплар һәм хатлар. Күргәзмәдә ул төрки-рус телендә нәшер иткән “Тәрҗеман” ("Переводчик") газетасы һәм мөслимәләр өчен “Алеми Нисван” ("Женский мир") журналы номерларын күрергә мөмкин, дип хәбәр итә “Крыминформ” МА.

Күргәзмә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100