news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым мәктәпләре Бердәм дәүләт имтиханын кертергә әзер

2018 елда күчеш чоры тәмамлана.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Кырым һәм Севастополь шәһәрләре мәктәпләре мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханын кертергә әзер, дип белдерде мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә.

2018 елда күчеш чоры тәмамлана, 2019 елдан Кырым һәм Севастоволь мәктәпләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм вузларга кабул итү тәртибе Россия Федерациясе законы нигезендә башкарылачак, дип искәртәләр ведомтвода.

“Гомуми белем бирү оешмалары Бердәм дәүләт имтиханын кертергә әзер”, - дип белдерә Кравцов.

“Кырым мәктәпләре чыгарылыш укучылары арасында БДИны сайлаучылар саны арту, йомгаклау аттестациясенең формасына ышаныч артуга нигезләнгән”, - дип билгеләп үттә министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot