news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Кырым Мәгариф министрлыгында якшәмбе мәктәпләрен оештыру мәсьәләсе тикшерелде

^Кырым Мәгариф министрлыгында якшәмбе мәктәпләрен оештыру мәсьәләсе тикшерелде

(Симферополь, 21 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырым автономияле Республикасы Мәгариф министрлыгы милли-мәдәни җәмгыятьләр белән берлектә утырыш үткәрде һәм анда туган телне өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре оештыру мәсьәләсен тикшерде. Утырышта министр урынбасарлары А.Каврайский, Ш.Мәмәтов һәм мәгариф системасының башка җитәкчеләре, шулай ук милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләре һәм Кырым татар-башкорт федерациясеннән Э.Милушева катнашты.

Мәгариф проблемалары үзәге директоры О.Трещев Кырым халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен өйрәнү буенча мәдәни һәм мәгариф инновацион структуралар турындагы вакытлы низамнамәне тикшерүгә тәкъдим итте.

Симферопольнең 41нче “Ачык космик лицее” лицей-мәктәбе укытучысы А.Салистая Кырым Республикасының милли азчылыклар мәгарифе буенча Координацияләү Шурасының эше белән таныштырды һәм әрмән телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбен төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ә 2005 елда милли азчылыклар телендәге дәреслекләрне финанслау мәсьәләсен милләтләр һәм депортацияләнгәннәр эшләре буенча республика комитетының милләт эшләре буенча идарә җитәкчесе В.Павлов яктыртты.

Йомгаклау сүзе белән Ш.Мәмәтов чыгыш ясады һәм ул милли азчылыклар телләренең үсешенә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруны үзенә йөкләмә итеп алачагы турында ышандырды.

Кырым татар-башкорт Федерациясе Симферопольдә һәм Кырымның башка төбәкләрендә Идел буе татарлары һәм башкорт телләрен өйрәнү буенча якшәмбе сыйныфлары ачарга планлаштыра. Бу уңайдан Кырым Автономияле Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Килешү дә төзелгән. Хәзерге вакытта уку программасын эшкәртү, туган телне өйрәнергә теләүче укучыларның санын исәпкә алу һәм әлеге мәктәптә эшләргә мөмкинлеге булган укытучыларны теркәү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot