news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым мөфтияте православие монастыре төзелешенә 1 миллион сум акча биргән

Симферополь һәм Кырым митрополиты Лазарь, акчалата ярдәме өчен мөфтигә рәхмәт әйтеп, аңа Кырым архиерее Луканың ике томлык альбомын тапшырган.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Кырым мөселманнары Диния нәзарәте Бакчасарай янында православие монастыре төзелешенә 1 миллион сум акча биргән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Симферополь һәм Кырым епархиясенә сылтама белән хәбәр итә.

«Кырым мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән хаҗи Эмирали Аблаев тарафыннан Скалистое авылында Лазарь Муромский ирләр монастырен торгызуга 1 миллион сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелде», - дип хәбәр итә епархия сайты.

Симферополь һәм Кырым митрополиты Лазарь, акчалата ярдәме өчен мөфтигә рәхмәт әйтеп, аңа Кырым архиерее Луканың ике томлык альбомын тапшырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot