news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым мөфтияте мәдрәсәдә уздырылырга тиешле концертны тыюга ирешкән

Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы структурасындагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә Камера оркестры концерты узарга тиеш булган.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). 19 майга каршы төндә Кырымдагы Бакчасарай шәһәренең Зынҗырлы мәдрәсәсендә Кырым дәүләт филармониясе камера оркестры концерты планлаштырылган булган. Кырым мөселманнары Диния нәзарәте үтенече буенча, мәдрәсәдә бу концерт уздырылмаячак. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Зынҗырлы мәдрәсәсе Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы структурасына керә. Мәдрәсәдәге тамаша "Музейлар төне" акциясе кысаларында планлаштырылган булган. Кырым Диния нәзарәте Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

"Дини кануннар буенча, тарихи шәхесләр җирләнгән каберлекләр янындагы биналарда концерт үткәрү рөхсәт ителми, дип аңлаттык. Өстәвенә, концерт кырым татар халкының депортация корбаннары өчен кайгы һәм матәм көнендә билгеләнгән. Профильле структуралар белән аңлаштык. Бу мәсьәлә хәл ителде", - дигән Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов.

Шулай итеп, Мөфтият мөрәҗәгатеннән соң, Мәдәният министрлыгы мәдрәсәдә концерт уздырмаска дигән карар кабул иткән.

  • Зынҗырлы мәдрәсәсенә 1500 елда нигез салынган. Исеме ишек өстендә эленеп торган чылбыр аркасында килеп чыга. Чылбыр эленеп торганга, мәдрәсәгә кергән бер кеше башын иеп узарга мәҗбүр. Мәдрәсә янәшәсендә кырым татарларының танылган эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринский җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100