news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым мөфтияте җитди авырулы балаларга ярдәм итү өчен хәйрия акциясе үткәрә

Акциядә Симферополь шәһәре һәм Симферополь районы мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнаша.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтендә «Мәрхәмәтлек лаләсе» хәйрия акциясенә әзерлек бара.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акциядә Симферополь шәһәре һәм Симферополь районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары балалары акциядә катнашырга чакырылган. Алар сату өчен үз куллары белән акция символы — лалә чәчәген ясаган. Акциядән кергән акча кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ баласы булган гаиләләргә тапшырылачак.

Быел акция 14 февральдән 6 мартка кадәр «Балалар кулы һәм өлкәннәрнең яхшы ниятләре белән изгелек» шигаре белән Симферополь районы һәм Симферополь шәһәре территориясендә икенче тапкыр узачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Мәрхәмәтлек лаләсе» акциясе нәтиҗәсендә 120 мең сум акча җыелган иде. Ул вакытта каты авырудан интеккән баласы булган алты гаиләгә ярдәм күрсәтелде.


news_right_1
news_right_2
news_bot