news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым мөфтие дини сектаның активлашуына карата шөбһәсен белдерә

Мондый секталарның эшчәнлеге Кырым татарлары җәмгыятендә фикер каршылыгы уята, ди ул.

(Казан, 4 февраль, “Татар-инфрм”). Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали хаҗи Аблаев ярымутраудагы экстремистик хәрәкәтләр эшчәнлегенең активрашуына карата шөбһәсен белдерә. Шул исәпкә "Хизб ут-Тахрир" (Россиядә тыелган) да кертелә. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәтенә сылтама ясап, РИА Новости хәбәр итә.

Гыйнвар ахырында Кырымда көч структуралары үткәргән махсус чаралар нәтиҗәсендә "Хизб ут-Тахрир" исемле террористик оешмага катнашы булу куркынычы белән ике кеше кулга алынды, дип хәбәр ителгән иде.

“Кырым мөфтие Эмирали хаҗи Аблаев "Хизб ут-Тахрир", "хабашитлар" (Таврида мөфтияте), "мөселман туганнар", "салафитлар" кебек секталарның активлашуы кырым-татар җәмгыятендә фикер каршылыгы уята, аларны ялгыштыра, ышанучылар күңелендә коткы тарата дип саный”, - дип әйтелгән хәбәрдә.

Мөфти "Хизб ут-Тахрир" сектасы үз сафларына яшьләрне җәлеп итү эшен дәвам итә дип саный. Бу тема “Кырым татарлары халкына куркыныч буларак экстремистик секталар” дип исемленгән түгәрәк өстәлдә сөйләшү вакытында күтәрелгән иде, ди мөфти.

“Кырым территориясендәге радикаль һәм экстремистик секталарның эшчәнлегенә карата сорауларны тикшергәннән соң, түгәрәк өстәлдә катнашучылар аларның соңгы вакытта активлашуына, яңа формалар ала башлавына карата борчылуын искәрткән”, - дип язылган хәбәрдә.

Түгәрәк өстәлдә сөйләшү нәтиҗәләре буенча, республиканың хакимият органнарына мөрәҗәгать әзерләнгән. Бу документта Кырым өчен традицион мөселман институтларына ярдәм күрсәтү үтенче әйтелгән. Шулай ук бу секталарның куркыныч көче турында мәгълүматны җәмгыятькә ирештергәндә, хезмәттәшлек итәргә чакыру тәкъдиме дә яңгыраган.

"Хизб ут-Тахрир аль-Ислами" сектасы бер төркем илләрдә террористик дип танылган. Россия Федерациясе Югары суды карары белән Россиядә аның эшчәнлеге 2003 елдан тыелган. Оешманың максаты – дөньяда булган барлык мөселман булмаган хөкүмәтләрне юкка чыгарып, бөтендөнья масштабында ислам идарәсен урнаштыру. "Хизб ут-Тахрир" оешмасы әгъзалары һәрдаим кулга алынып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100