news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым мөфтие: Аллаһы Тәгалә Россияне күршеләргә килгән сынаулардан сакласын

Эмирали Аблаев Россиядә мөселманнар, православныйлар һәм башка дин вәкилләре татулыкта, килешеп яшәгәннәрен искәртте.

Кырым мөфтие: Аллаһы Тәгалә Россияне күршеләргә килгән сынаулардан сакласын
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев, Аллаһы Тәгалә Россияне күршеләргә килгән сынаулардан сакласын, дигән теләген җиткерде.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү буенча республика комитеты утырышында исламның 1100 еллыгы татарлар һәм Россиянең башка халыкларының милли үзенчәлеге формалашу факторларының берсе булганын билгеләп узды.

«Без, конфессиясе һәм милләтенә карамастан, кешелек үзара хөрмәт һәм мәхәббәткә мохтаҗ булуына инанабыз. Элек актуаль булган әйберләр бүген дә актуаль. Без бер-беребезгә мохтаҗ, бу ата-бабаларыбызда булган кыйммәтләргә кайтырга тиешлекне күрсәтә. Ничә еллар узгач, без ата-бабаларыбыз тудырган кыйммәтләргә мохтаҗ булуыбызның шаһитләренә әйләнәбез», — диде Кырым мөфтие.

Эмирали Аблаев Россиядә мөселманнар, православныйлар һәм башка дин вәкилләре татулыкта, килешеп яшәгәннәрен искәртте. «Алдагы меңъеллыкларда да безнең киләчәк буын төрле халыклар һәм диннәр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне сакласын», — дигән теләктә калды.

Мөфти дөрес дини сәясәт өчен Минтимер Шәймиевкә һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Бу сәясәт Советлар Союзыннан соңгы чорда республика җитәкчеләренә үрнәк булырга тиеш. Озын гомер һәм нык сәламәтлек телим сезгә, калганнар сездән үрнәк алсын», — диде мөфти.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100