news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым мәчетләрендә җомга намазларын өч атнага туктатканнар

Имамнарга дин тотучылар арасында коронавирусны кисәтү буенча аңлату эшләре алып барырга киңәш ителгән.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында Кырым мәчетләрендә җомга намазларын укуны һәм күмәк гыйбадәтләрне быелның 12 апреленә кадәр туктатканнар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге чаралар COVID-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында һәм узган атнада Кырым Республикасында инфекция йоктыруның беренче очрагы ачыклануга бәйле рәвештә кертелгән», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Кырым мөфтие боерыгы белән 12 апрельгә кадәр традицион дини йолалар (дога, исем кушу һәм никах) үткәрү дә туктатылган. «Мәет җирләү йоласын һәм җеназа намазын барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап, физик контактка кермичә үткәрергә киңәш ителә», — диелә мөфтият хәбәрендә.

Шулай ук Хаҗи Ихсан исемендәге Азов югары ислам фәннәре мәдрәсәсенең дә өч атнага ябылуы хакында искәртелә.

Ихтыяҗ туган очракта, мөфти боерыгының гамәлдә булу вакыты озайтылачак. Имамнарга дин тотучылар арасында коронавирусны кисәтү буенча аңлату эшләре алып барырга киңәш ителгән.

Кырымда 1,9 миллион кеше яши, шуларның 300 меңнән артыгы — мөселманнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100