news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым күперендә булган терактның видеосы чыкты

Россия Тикшерү комитеты Кырым күперендә булган терактның видеосын чыгарды.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, РФ Тикшерү комитеты Кырым күперендә булган теракт турында җинаять эше кузгатты. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 17 июль төнендә Украинаның махсус хезмәтләре башкарган террорчылык акты нәтиҗәсендә Кырым күперенең бер секциясе зыян күргән. Күпердән җиңел автомобильдә барган ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган, аларның балигъ булмаган кызы җәрәхәтләр алган.

Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре Кырым күперендәге теракт урынында эшне дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot