news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым күперендә гадәттән тыш хәл сәбәпле паром кичүе җибәрергә әзерләнәләр

Кырым күперендә гадәттән тыш хәл булган. Шул сәбәпле аның автомобиль һәм тимер юл өлешләрендә хәрәкәт тулысынча чикләнгән. Автомобильчеләргә күпер ягына барудан тыелып торырга киңәш итәләр, дип белдерде төбәкнең транспорт министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Лукашенко.

«[Хәзер] паром кичүен җибәрү буенча эш алып барыла», – диде ул ТАСС агентлыгына.

Искәртеп узабыз, бүген Кырым күперендә йөк поезды ахырындагы ягулык цистернасына ут капкан, моны күрүчеләр социаль челтәрдә фото һәм видеолар урнаштырды. Локомотив вагоннарның бер өлеше белән Керчь станциясенә чыгарылган. Авария эшләре алып барыла, һәлакәтнең сәбәпләре әлегә әйтелмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot