news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым күпере аша чыгу өчен чиратта 1250 дән артык авто җыелган

Кырым күперенә якынлашу юлларында Мәскәү вакыты белән 8 сәгатькә 1250 дән артык автомобиль җыелган. Бу хакта транспорт кичүендәге вазгыять турында мәгълүмат үзәгенең Telegram-каналы хәбәр итә.

Тамани ягыннан чират 1055 машинага җиткән. Анда көтү вакыты өч сәгатьтән артык тәшкил итә.

Керчь ягыннан тикшерү пункты каршындагы чират нибары 198 автодан тора. Монда машина йөртүчеләргә бер сәгать чамасы көтәргә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot