news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым күперендә автотранспорт хәрәкәте 2018 ел ахырына кадәр ачылачак

2017 елда күпер төзелеше үзенең финиш сызыгына керде, дип искәртте Максим Соколов.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Кырым күперендә автотранспорт хәрәкәте 2018 ел ахырына кадәр ачылачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Россия транспорт министры Максим Соколовка сылтама ясап.

Министр сүзләренчә, транспорт хәрәкәте Кырым транспорт кичүенең автомобильләр йөри торган өлешендә ачылачак. Бу – күпергә генә түгел, аңа килү юлларына да кагыла.

2017 елда күпер төзелеше үзенең финиш сызыгына керде, дип искәртте Максим Соколов. Бүген күпернең барлык торыклары урнаштырылган инде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot