news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым футбол җыелмасы беренче матчын 13 мартта уздыра

Футбол җыелма командасы Кырымда узган ел азагында төзелгән иде.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Кырымның футбол җыелма командасы үз тарихында тәүге матчын 13 мартта уздыра. Бу хакта Кырымның футбол союзы башлыгы Юрий Ветоха җиткергән.

Ишеткән булсагыз, Кырымда футбол җыелмасы җирле эшмәкәрләр акчасына 2016 елның ноябрендә оешкан иде. Аның составына Кырым клубларында чыгыш ясаучы 24 футболчы кергән. Команданы СССРның спорт остасы, элеккеге футболчы Валерий Петров җитәкли. 

"Мартта "Кырым язы" Кубогы турниры кысаларында ил җыелмасы тәүге матчын уздырачак. Беренче ике уен 13 һәм 16 мартка билгеләнде. Матчлар Севастополь һәм Симфереполь шәһәрләрендә үтә", – дигән Ветоха.

Сүз уңаеннан, Кырымда футбол буенча беренче чемпионат 2015-2016 елларда узды, анда 8 команда катнашты. Чемпион исеменә "ТСК Таврия" командасы лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100