news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Кырым эскизлары” программасында Кырымнан җырчы Эльмира Налбанова чыгыш ясый

Владимир Николенко җитәкчелегендәге «Таврический благовест» камера хорын да ишетергә мөмкин

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Кырым эскизлары” дип аталган программа тәкъдим ителәчәк. Проект ТР Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Концертның беренче өлешендә Кырым Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты Владимир Николенко җитәкчелегендәге «Таврический благовест» камера хоры чыгыш ясаячак.

Концертның икенче өлешендә исә Украинаның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, җырчы Эльмира Налбанованың чыгыш ясавы көтелә. Ул тамашачыларга кырым татарлары җырларының матурлыгын, украин һәм рус җырларының күңеллелеген тою мөмкинлеге бирәчәк, дип яза ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot