news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырым эпидемиологлары Татарстан балаларының лагерьдә агулану сәбәпләрен тикшерә

Хәзерге вакытта авыруларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Кырым эпидемиологлары Татарстаннан килгән балаларның лагерьдә агулану очрагын тикшерә. Бу хакта Кырым Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Людмила Прокудина хәбәр итте.

“Хәзерге вакытта агулану сәбәпләрен ачыклау өчен эпидемиологик тикшерү уздырыла. Эпидемиягә каршы чаралар комплексы уздырыла”, - диделәр министрлыкта.

Прокудина сүзләренчә, хәзерге вакытта пациентлар Евпатория шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Алар тиешле булган бөтен ярдәм дә күрсәтелә. Гомерләренә куркыныч янамый, хәлләре канәгатьләнерлек.

  • Кырым Республикасының Тикшерү комитеты “Лучистый” балалар сәламәтләндерү лагерендә массакүләм агулану очрагын тикшерү эшен башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot