news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым делегациясе ТР мәгариф системасын модернизацияләү тәҗрибәсен өйрәнә

Татарстан Республикасы тәҗрибәсе ярымутрауда файдаланылачак

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанга Кырым Республикасының министр урынбасары Айдер Аблятипов җитәкчелегендәге Фән һәм яшьләр министрлыгы вәкилләре килде.

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кунаклар - Кырым Республикасының милли оешмалар җитәкчеләре, методистлар, мәктәп директорлары һәм иң яхшы укытучылар белән очрашты. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, делегация әгъзалары Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында дәүләт һәм иҗтимагый тормыш өлкәләрендә татар телен куллану, милли белем бирү системасын үстерү һәм туган телдә белем бирү системасын һәм тел сәясәте мәсьәләләрен өйрәнү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Кунаклар шулай ук Казан гимназия һәм лицейлары белән танышты, дәресләрдә булды.

Татарстан Республикасының мәгариф системасын модернизацияләү буенча тәҗрибәсе Кырым Республикасында да файдаланылачак.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100