news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым Дәүләт шурасы вәкиле: Кырым республикасы төзелүендә Татарстанның да өлеше бар

Рәмзи Ильясов Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы депутатларына һәм Бөтендөнья татар конгрессына, 2014 елда ярдәм кулы сузган өчен, рәхмәт әйтте.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кырым Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов 2014 елда теләктәшлек күрсәткән өчен, Татарстан хакимиятенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтен белдерде. Бу хакта ул Казанда уза торган Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында әйтте.

“Бөтендөнья татар конгрессы милли татар рухын саклап калуга үзеннән зур өлеш кертә. Бүген татар дөньясы һәм Татарстанны бер-берсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Нәкъ менә шушы бәйләнеш стабильлек, уңыш һәм чәчәк ату факторының нигезе булып тора да инде. Бөтендөнья татар конгрессы кырым татарлары турында да онытмады. Алай гына да түгел, әлеге оешма кырым татарлары җәмгыятенә үзеннән зур өлеш кертте, – диде ул.

Рәмзи Ильясов үз чыгышында 2014 ел вакыйгаларын да искә алып үтте.

“Кызганычка каршы, үз-үзен игълан иткән Украина хакимияте бүгенгә кадәр әле оешу-ныгуга таяк тыгарга тели. Ә үзенең мәкерле максатларына ирешү өчен, ул кырым татарларын Кырым республикасында яшәүче башка милләтләргә, этник төркемнәргә каршы куярга маташа.

Шулай да Татарстан хөкүмәтенең, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының гадәттән тыш мөһим 2014 елда башкарган эше, куйган тырышлыклары бик тә кирәкле һәм урынлы булды. Шундый халыкара авыр шартларда, бергә куелган көч безгә зур җиңү алып килде. Кырым Республикасы оешу – барыбызның да уртак җиңүе.

Бу җәһәттән мин, барлык кырым татарлары исеменнән, Кырымга күрсәткән ярдәм, кырым татарларына битараф булмавыгыз өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Президент Аппараты һәм Дәүләт советы депутатларына, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировка зур рәхмәтләремне җиткерәм.

Билгеле булганча, кырым татарлары бик күп кайгы кичерде, каршылыкларга, гаделсезлекләргә очрады. Һәм менә, ниһаять, ярты гасырлык сынаулардан соң, без үз туфрагыбызга әйләнеп кайтты. Украина никадәр генә каршы торса да, без үзебезнең милли мирасыбызга ирешә алдык. Оешкан милләт буларак, без үз традицияләребезне дә кайтардык. Үз хокукларын кайтару, өсләреннән гаепләүне төшерүне кырым татарлары 70 ел буе көтте. Без моңа Кырым республикасы РФ субъектына кергәч кенә ирештек.

90нчы  елларда без Татарстанны куркып һәм шөбһәләнеп күзәттек. Бу - сезнең өчен шактый авыр еллар булды. Әмма Татарстан бу сынауны лаеклы рәвештә үтеп чыкты. Бүген исә без сезнең үрнәктә яшибез һәм сездән үрнәк алырга тырышабыз, – диди конгресс делегаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100