news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым башлыгы: Республикада давыл вакытында 5 кеше һәлак булды, 12 кеше зыян күрде

Кырым башлыгы Сергей Аксенов хәбәр иткәнчә, Кырымда давыл аркасында 5 кеше һәлак булган һәм 12 кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» язды.

Табигый гарасат 18 муниципаль берәмлектәге 320 торак пунктка зыян салган. 273 торак пунктта электр белән тәэмин ителеш өзелгән.

«Су баскан торак йортлардан беренче сәгатьләрдә үк 445 кеше эвакуацияләнде, шуларның 69 ы — балалар. Хәзерге вакытлыча урнаштыру пунктларында 53 кеше бар, шул исәптән, 6 бала. Барысы да тулы күләмдә кайнар ризык белән тәэмин ителгән», – дип язган республика башлыгы үзенең Telegram-каналында.

Бүген иртәнгә 1600 гә якын абонент электрсыз кала, дип өстәгән ул.

Искәртеп узабыз, һава шартлары белән бәйле рәвештә, Кырым Республикасында 27 ноябрь — ял көне дип игълан ителде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Кырымда давыллы җилнең тизлеге сәгатенә 144 км тәшкил иткән.

Һава торышының бик начар булуы аркасында 498 мең кеше утсыз калган. Ярымутрауның Кара диңгез, Сак, Белогорск, Симферополь, Октябрь, Бахчасарай, Ленин районнары аеруча зур зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100