Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырым башлыгы Сергей Аксенов Рөстәм Миңнехановны котлауларга кушылды
Татарстан, Россия төбәкләре арасында беренче булып, Кырым Республикасы белән килешү төзегән.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлауларга кушылды. Төбәк җитәкчесе котлау сүзләрен Twitter социаль челтәрендә ге сәхифәсендә язган.
«Татарстан Президенты, минем дустым Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлыйм», – дип язган Сергей Аксенов. Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче булып Кырым Республикасы белән сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзегән.
- Татарстан Президентына бүген 62 яшь тулды. Иртәдән республика җитәкчесен Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кешеләре котлады. Алар социаль челтәрләрдә видеоролик урнаштырды. Соңрак котлауларга Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров һәм «Матч ТВ» генераль продюсеры Тина Канделаки кушылды.
Поздравляю Президента Татарстана, моего друга Рустама Нургалиевича Минниханова с днем рождения! #Крым #Россия pic.twitter.com/56GGtkS3SB
— Сергей Аксёнов (@aksenov_sv) 1 марта 2019 г.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз