Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымда Җәмигъ мәчетен бизәү эшләре башлана
Кырымның Җәмигъ мәчетендә белгечләр гөмбәзләрне бизәү эшенә керешә. Уникаль орнаментны Төркия Республикасы белгечләре ясый. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җәмигъ мәчете төзелешендә иң матур һәм көтеп алынган этапларның берсе – бизәк ясау башланды», диелә хәбәрдә. Рәсемне Төркиядән 10 мастер-орнаменталист эшли.
Җәмигъ мәчете бизәкләре концепциясенә кырым татарлары мәдәниятен һәм традицияләрен гәүдәләндерә торган орнаментлар кертелгән. Белгечләр әйтүенчә, ул – Кырым образын күрсәтә торган уникаль рәсем. Билгеле булганча, ислам орнаменталистикасында кешеләр һәм хайваннар йөзен яки символларын кулланмыйлар, шуңа күрә бөтен символизм орнаментларда шифрлана. Кырым Республикасы һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәтендә уникаль Кырым бизәге эскизын ясаганда нинди традицияләр саклануын сөйләделәр.
«Барлык гөмбәзләр кырым татарлары орнаменталистикасы элементлары белән «Нәккаш» системасы буенча башкарылачак. Рәсем орнаменты дөньядагы башка орнаментларга охшамаган һәм Кырымның Җәмигъ мәчете өчен махсус эшләнгән. Анда Изге Коръәннән каллиграфия һәм сүрәләр булачак. Төп төсләр - зәңгәр, кызыл һәм алтын. Гөмбәзләрдә Аллаһ чәчәге дип саналган сары лалә сурәтләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз