news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә

«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә
Рузилә Мөхәммәтова

«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә.

«Алдагы көннәрдә Питрәчтә һәм Юдинода төшердек. Ике көн Әтнәдә төшерәсе калды», – диде фильмның режиссёры Александр Далматов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фильм халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча төшерелә. Төп рольдә – Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова. Фильмда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев та төшкән.

Әлеге тулы метражлы нәфис фильм Кәрим Тинчурин театры һәм Арча якташлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы субсидиясе һәм «Татнефть» гранты хисабына эшләнә. Фильмның продюсеры - Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot