news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг узачак

«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг узачак
Владимир Васильев

Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильм кастингында актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак. Кастинг февраль башында үткәреләчәк.

«Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган «Кырык дүртнең май аенда» фильмы февраль ахырында Арча районында төшерелә башлый», дип хәбәр итте тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры Александр Далматов.

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

 

Фото: © Тинчурин театрының матбугат үзәге

Картинаның директоры Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов булачак.

Фильмга сценарийны танылган драматург Шамил Фәрхетдинов белән Александр Далматов әзерләде. Сценарий Нурихан Фәттахның хатыны, табибә Руфина Фәттахова белән килештерелеп эшләнгән. Ул фильм төшерергә үзенең рөхсәтен биргән.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100