news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг дәвам итә

«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг дәвам итә
"Татаркино" оешмасының матбугат үзәге

«Татаркино»да ике көн дәвамында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг узса да, оештыручылар кинотасмага актерлар сайлауны дәвам итәргә булган. Өстәмә көн 20 февральгә билгеләнгән.

«Кастингка шактый кеше килде. Иң сөендергәне – балаларның күп булуы. Бүгенге көндә Камиләттәй, Сәлим рольләрен башкарырга күздә тоткан актерлар бар. Әмма әлегәчә төп героиня Хәмдияне роленә актриса сайланмады», - дип белдерде фильмның режиссеры Александр Далматов.

Фильмны төшерүче командадан кастинг өчен өстәмә көн билгеләвен сорап төрле театр актерлары шалтыраткан. Шунлыктан иҗат төркеме актерлар сайлауны дәвам итәргә булган.

Кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.

Фильмның иҗат төркеме Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар эзли. Героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек, төз буйлы актриса кирәк.

Актерларны фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова, «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова сайлаячак.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтәләр. Башлана: 12:30

Фильм Татарстан Республикасы субсидиясе хисабына төшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot