news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырыгалдарлар пенсионерның 200 мең сум акчасын үзләштергән

Тукай районында яшәүче әби шикле кешегә паспорт мәгълүматларын, карта реквизитларын, код һәм парольләрен әйтү аркасында акчасыз калган.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Явыз ният белән йөрүче хатын-кыз 69 яшьлек пенсионер әбинең ышанычын яулап, акчасын үзләштергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тукай районында яшәүче карчыкның улы 70 мең сумга баянын сатарга булган. Элемтә өчен ул өлкән яшьтәге әти-әнисе координаталарын күрсәткән. "Сатып алучы" да табылган. Ул үзен Сызраньнан, дип таныштырып, алдан 40 мең сум акча күчерергә нияте барлыгын җиткергән.

Банк счетына күчерү сәбәбе белән 69 яшьлек пенсионер хатын-кызны мобиль кушымтага ялганырга күндергән. Аның ярдәме беләнТукай районында яшәүче телефонга әлеге функцияне урнаштырган. Алай гына да түгел, ул паспорт мәгълүматларын, карта реквизитларын, код һәм парольләрен дә әйткән. Югыйсә, конфиденциаль мәгълүматларны кредит учреждениесе хезмәткәрләренә дә әйтергә ярамый, дип смс-кисәтү алса да, кырыгалдар кушканның барын да эшләгән.

Шулай итеп, шикле сатып алучы пенсионерның банк счетларында 230 мең акчасы барлыгын белеп, ул акчалар Сызраньнан сатып алучыдан күчкән, дип ышандырган. Пенсионер "артык акчаны" кайтарып, үзенә 30 мең генә калдырган. Шуның белән сөйләшү төгәлләнгән һәм әби-карчык яңадан элемтәгә керә алмаган.

Бары балансын тикшергәннән соң гына үзенең кырыгалдар корбаны булуын аңлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100