news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырның сыйфатын түгел, уеныбызны яхшырту турында уйларга кирәк – Хавьер Грасия

"Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия "Томь"га каршы уенда ни өчен җиңүгә ирешә алмауларын аңлатырга тырышты.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). "Рубин" футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия "Томь"га каршы уеннан соң матбугат конференциясендә әлеге матчка үз бәясен бирде.

"Тупка көндәш командага караганда күбрәк без хуҗа булдык. Безгә ике гол кертү өчен "Томь" капкасына 23 тапкыр туп тибәргә туры килде, бер пенальтины уңышсыз башкардык. Ә көндәш командага 2 гол кертү өчен безнең капкага ике тапкыр тибү дә җитте. Күп мөмкинлекләрне файдалана алмадык. Җиңәргә омтылдык, ләкин бик авыр матч булды. Кәеф кырылды, әмма төшенкелеккә бирелергә ярамый", – диде Хавьер Грасия. 

Баш тренер сакчы Карлос Самбраноның бүгенге уеныннан бик үк канәгать булмавын белдерде һәм уен кырының начар хәлдә булуы акланырга сәбәп түгеллеген дә ассызыклады.

"Газон мәсьәләсе – мин сөйләргә тиешле тема түгел. Һәр клуб үз чирәмен яхшы хәлдә тоту өчен тырыша. Аңлыйм, кыштан соң уен кырын яхшы хәлгә китерү кыен эш. Әмма бүген без газон турында сөйләшмик. Начар уен кыры акланырга җирлек тудырмый. Безгә үз уеныбызны яхшырту турында уйланырга кирәк", – диде остаз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100