Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кырлайдагы Кыш Бабай иң исендә калган хат турында сөйләде
Кыш Бабай резиденциясенә быел балалардан 2 меңнән артык хат килгән.
(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ"). Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясенә быел 2 меңнән артык хат килгән. Татарстанның төп Кыш Бабае "Татар-информ" хәбәрчесенә үзенең иң исендә калган хат турында сөйләде.
"Бер кыз хат язган. Бер кыз йөри алмый торган, коляскада гына хәрәкәтләнгән бертуган апасының киләчәктә йөри алуын сораганУл хат минем аеруча исемдә калды", - диде Кыш бабай.
Быел резиденциягә 2 меңнән артык хат килгән." Татарстан һәм чит төбәкләр генә түгел, чит илләрдән дә хатлар килә. Япония, Беларус, Литвадан язалар", - диде ул.
Ул кунакларның күп булуын әйтте. "Элекке елларда да бик күп була иде. Быел Яңа елга бик күп кунаклар килә. Мин кунакларны бик яратам ", - диде ул.
Кыш бабай резиденциянең Кырлайда булуын оптималь дип саный. "Казаннан 80 чакрым - шәһәрдән дә ерак түгел, авыл тормышына да якын. Ә бу өйдә Тукай рухы яши", - дип аңлатты ул.
Кырлайдагы Кыш бабай резиденциясе Г.Тукай музее бинасында урнашкан. Туристлар арасындагы популярлыгы буенча ул Великий Устюгтагы Дед Мороз резиденциясеннән кала икенче урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз