news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырлайда Тукай әдәби музее белән Әтнә театрының уртак проекты старт алды

Кырлайда Тукай әдәби музее белән Әтнә театрының уртак проекты старт алды
Әтнә театрының матбугат үзәге

Кырлайда Габдулла Тукай Әдәби-мемориаль музей комплексы һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының уртак проекты старт алды.

«Бүген музейга килүчеләр өчен театр артистлары тырышлыгы белән Иммерсив экскурсия оештырылды», дип хәбәр итә Әтнә театры матбугат үзәге.

Алга таба музей базасында балалар өчен спектакльләр күрсәтү, яңа бәйгеләр үткәрү күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot