news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырлай музее директоры Тукайның 140 еллыгына төзекләндерү эшләре белән таныштырды

Кырлай музее директоры Тукайның 140 еллыгына төзекләндерү эшләре белән таныштырды
Салават Камалетдинов

Шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына Кырлай музей комплексында ремонт, юлларны төзекләндерү, Ия елгасын чистарту һәм башка эшләр көтә.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукайның 140 еллыгын бөтенләй икенче форматта уздырырга, дигән карарга килде. Ия елгасы буйлап өскә таба менсәк, бер чакрымнан Сәгъди абзый йорты күренә. Ия елгасы чистартылып, безнең музейдан Сәгъди абзый йортына кадәр яр буе тротуары ясалачак. Шунда ял итү урыннары да булачак. Проектка акча бүлеп бирелде, хәзер эшлисе эшләр генә калды», - диде «Татар-информ»га әңгәмәсендә музей комплексы директоры Дамир Абдуллин.

Аның әйтүенчә, Сәгъди абзый йорты да төзекләндереләчәк, Тукайның туган авылы Кушлавычта да төзекләндерү эшләре булачак. «Эшлисе эшләр күп. Грантны «Град» проект үзәге оешмасы отты, эшне башкарырга тендер булмаган, кемнәр эшләячәк – әле билгеле түгел. Елгаларны чистарту проектын «Татмелиорация» эшләде. Кем генә эшләсә дә, яхшы, сыйфатлы булсын иде. Иң мөһиме – вакытында өлгертү», – диде ул.

Язучылар аллеясы Тукай мәйданында булачак. Музей директоры сүзләренчә, аллеяда борынгы татар әдәбиятыннан башлап хәзерге көнгә кадәр булган татар язучы-әдипләрнең бюстлары урын алачак.

«Музейның тагын бер байлыгы – Габдулла Тукайның 1956 елда куелган бюсты. Шул елдан бирле бюстка бер дә ремонт ясалмаган. Бюст 1953 елда төзелгән 2 катлы мәктәп бинасы янында торган. Музей булмаган вакытта, Казаннан язучылар кайтып, Тукайның туган көнен шунда уздырган. Хәзер исә ул «Кыш бабай» резиденциясендә тора. Бюст киләчәктә Тукай мәйданына куелачак. Барысы да Тукайның 140 еллыгына өлгертеләчәк», - диде Дамир Абдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100