Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кыргызстанның Жалал-Абад шәһәрендә «Сабантуй» милли бәйрәме узды
27 май көнне Кыргызстанның Жалал-Абад шәһәрендә ел саен уздырыла торган Сабантуй бәйрәме булды. Аны Россия Федерациясенең Ош шәһәрендәге Генераль консуллыгы ярдәме белән Жалал-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе оештырды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
Бәйрәмгә Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәттрахманов (Фәтхи) һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлшат Имамиева чакырылган иде.
Котлаулар белән өлкә администрациясе, мэрия вәкилләре, Кыргызстан Халкы Ассамблеясе рәисе һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.
Бәйрәм программасында төрле телләрдә: татар, рус, кыргыз, үзбәк, төрек телләрендә җырлар яңгырады. Мәктәп укучылары дөнья халыклары биюләрен башкарды, гитарага җырлады. Үз сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр күп булды. Шәһәр халкы һәм кунаклар бәйрәмне бик ошатты һәм уеннарда актив катнашты, хәтта җиңелүчеләр дә призлар алды, артистлар белән бергә биеде һәм җырлады, диелә хәбәрдә.
Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз