news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанның халык шагыйре Маркабай Ааматов Галимҗан Ибраһимов иҗатын яратуын әйтте

Кыргызстанның халык шагыйре Маркабай Ааматов Галимҗан Ибраһимов иҗатын яратуын әйтте
Маркабай Ааматов - сулдан дүртенче.
Рифат Каюмов

Татарстан Фәннәр академиясендә Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлыгын тәкъдим итү чарасында Кыргызстанның халык шагыйре Маркабай Ааматов Галимҗан Ибраһимов иҗатын яратуын әйтте.

«Сез Чыңгыз Айтматовны никадәр яратсагыз, без дә Галимҗан Ибраһимовны шулкадәр яратабыз, аның әсәрләрен укыйбыз. Галимҗан Ибраһимовның унбиш томлыгы кыргыз укучыларына да барып ирешергә тиешле хезмәт», - дип мөрәҗәгать итте Маркабай Ааматов татар зыялыларына.

Маркабай Ааматов Казанга «Казан утлары» журналының йөз еллыгын бәйрәм итү чараларына килгән. Татарстанда булу уңаеннан ул Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 еллыкка багышланган халыкара фәнни-гамәли семинарда да катнашты. 25-26 апрельдә ТР Фәннәр академиясендә узучы чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.

«Кыргыз илендә Айтматовның рухы бар. Аннан башка кыргыз дөньясы беленми калган булыр иде. Татар илендә Габдулла Тукайның, Галимҗан Ибраһимовның, Муса Җәлилнең рухы барлыгын без яхшы беләбез һәм бик хөрмәт итәбез», - диде танылган кыргыз шагыйре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100