Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кыргызстанның Җәләлабад өлкәсендә ифтар узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ел саен изге Изге Рамазан аенда Кыргызстанның Җәләлабад өлкәсендәге «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге ифтар мәҗлесе үткәрә. Бу вакыйга рухи берләшү урынына гына түгел, ә җәмгыять әгъзалары өчен бергә җыелу, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәккә планнар турында фикер алышу мөмкинлегенә дә әверелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Быел ифтар мәҗлесе 9 мартта «Хөрмә» кафесында оештырылды. Чарага хатын-кызлар һәм әбиләр чакырылган иде. Аларның зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе мондый очрашуларны һәрвакыт рухи яктан баета.
Кичә барышында догалар укылды, алар киңлекне үзгә бер рухи атмосфера һәм тынычлык белән тутырды. Чарада катнашучылар тәмле ризыклардан авыз итеп кенә калмады, үзара аралашты, яңалыклар һәм идеяләр белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз