news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанның «Туган тел» оешмасы юбилеен билгеләп үтәчәк

«Туган тел» — Кыргызыстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Кыргызстанның «Туган Тел» татар-башкорт мәдәни үзәге 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

  • «Туган тел» — Кыргызыстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Җитәкчесе — Гөлсинә Үлмәсколова. Хәзерге вакытта республикада 50 меңгә якын, ә бишкек шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши.

Оешма үзенең 30 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, «Асыл бала» исемле мәгариф үзәге ачарга җыена. Анда балаларга татар телен өйрәтү сыйныфлары, яшьләрне югары уку йортларына әзерләү буенча курслар булачак.

Тиздән «Туган тел» оешмасының үз бинасы булачак. Хәзергә анда төзелеш эшләре бара.

«Туган тел» оешмасының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара 20 июньгә планлаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100