news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанның халык артисты Айсылу Токомбаева: Безне әни татарча тәрбияләде

Төркиянең Әнкара шәһәрендәге "İdilya" татар ашлары ресторанында танылган балерина Айсылу Токомбаева белән иҗади очрашу узды.

(Анкара, 12 ноябрь, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева-Акчура). 12 ноябрьдә Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан "İdilya" татар ашлары ресторанында сәнгать, мәдәният, тарих турында сөйләшүләрнең чираттагысы үткәрелде. Бу юлы төп кунак буларак СССРның һәм Кыргызстанның халык артисты балерина Айсылу Токомбаева чакырылган иде. Шулай ук чарада аның бертуганы, Кыргызстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлмира Токомбаева да катнашты.

Айсылу ханым кичәгә җыелган халыкны үзенең тормыш юлы, татар һәм кыргыз халкының мәдәнияте, театрда башкарган рольләре белән таныштырды. Кичә дәвамында татар, кыргыз, төрек, рус көйләре яңгырады. "İdilya" татар ашлары рестораны исә махсус шушы очрашу өчен татар һәм кыргыз милли ашларын әзерләгән иде.

Айсылу ханым 1947 елда Фрунзе шәһәрендә туган. 11 яшеннән Санкт-Петербургтагы Ваганов исемендәге хореография училищасында укый. 1966 елдан башлап Кыргыз опера һәм балет театрында эшли. Әйдәп баручы артист буларак, күп сандагы баш рольләрне башкара. 1976 елда Чыңгыз Айтматовның "Анам кыры" әсәре буенча куелган балет-ораториядә башкарган Толгонай партиясе өчен СССРның Дәүләт премиясенә лаек була.

1995 елдан исә Төркиянең Анкара шәһәрендәге "Хаҗеттепе" университеты консерваториясендә хореография дәресен укыта.

Айсылу ханым үзенең хатирәләре белән уртаклашканда, әти-әнисен зурлап искә алды. Әтисе Әсәнбәк Токомбаев кыргыз, "Кыргызстан" нәшриятын, 20 еллап республика телевидение һәм радио комитетын, Кыргызстан Журналистлар берлеген җитәкли. Әнисе татар. Әнисе - танылган опера җырчысы Мөнҗия Мөхәммәтзакир кызы Еркимбаева тумышы белән Татарстанның Актаныш районы Илчебай авылыннан. Репрессия елларында ятим калган Мөхәммәтзакир мулланың җиде баласын, иң кечесе - Мөнҗияне язмыш илнең төрле төбәкләрендә чәчелеп яшәргә мәҗбүр иткән. Мөнҗия башта Казанда яши, заводта эшли, аннары туганы янына Кыргызстанга юл ала, биредә гаилә кора, үзенең моңлы тавышы белән дан казана. Аның максат-хыялларын исә кызлары Айсылу һәм Гөлмира дәвам итә: берсе биюче, икенчесе пионист буларак таныла.

Биюче ханым әнисенең туган якларын бик сагынуын һәм татарча сөйләшер өчен башка татар гаиләсенә кунакка йөрүен искә төшерде. "Әнием әйтә иде: "Ничек кенә яхшы булса да, иң кыен-авыр вакытта сыендырсалар да, кайсы җиргә кендек каны тамган - шунда җан тарта", - дип... Ул туган якларын бик сагынып-юксынып яшәде,  һәрвакыт татарча сөйләшергә теләде... Ул безгә бик таләпчән дә булды. Мин аңардан сорадым: "Әни, ник син безгә шулай каты булдың?" - дип.  Җавабы шул булды: "Мин сезне татарча тәрбияләдем. Агачныкы төсле тамырларыгыз тирәндә булсын, бернинди җил-давылларга да бирешмәсеннәр, дидем". Ул бит үз әтисен кышкы төндә 50 чакрым ераклыкка ат белән илткән һәм кире авылга кайткан. Бүреләр улый иде, ялгызым идем, дип сөйләде... Әтисе балаларыннан кичерүне сораган... Кулга алыначагын белгәч, аңар балаларын авылда үзләрен генә калдырып чыгып китәргә туры килгән. Шуннан соң әнием әтисен бер тапкыр да күрмәгән".

Айсылу ханым танылган биюче, хореограф булса да, бу кичәдә үзенең фикерләрен, күңелендәгесен җыр белән җиткерде. Әнисе башкарган җырларны яңгыратты. Танылган опера җырчысының Илһам Шакиров белән таныш булуын әйтеп, аның репертуарыннан "Син сазымны уйнадың" җырын башкарып күрсәтте. Шулай ук әнисенең Тукай, Такташ турында сөйләгәннәрен искә төшерде. Әнисеннән бала чакта отып калган Тукай шигырьләрен яттан сөйләде.

"Миндә татар, башкорт, кыргыз каны", - дип сүз башлаган биюче төрки дөньяның мәдәни-рухи мирасы никадәр бай һәм төрле булуын, әнә шулай хатирәләре һәм халыкчан җырлар аша аңлатып бирде.

"İdilya" татар ашлары рестораны оештырган кичәгә алтмыштан артык кеше җыелган иде. Соңыннан күпләр Айсылу Токомбаева белән дустанә аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Ресторан хуҗабикәсе Лилия Сабир әйтүенә караганда, киләсе очрашу Төркиядә яшәгән күренекле татар галиме Әхмәт Тимергә багышланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100